“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хәерле көн! Герцен урамындагы ДОССАФ тукталышын күчерделәр, әмма җәяүлеләр кичүен күчерергә оныттылар. Хәзер ул тукталыштан ерак калды, кешеләр аннан йөрми. Шуның аркасында авария куркынычы туа. Безнең балалар күбесенчә 4нче мәктәптә укый, кичүнең тукталышка якын булуы аларга бигрәк тә кирәк. Ихтирам белән В.А.БАҺАВЕТДИНОВА.

Җавап: Әлеге тукталыш янындагы вәзгыять анализланды. Бу участокта кагыйдә бозулар ачыкланмады, җәяүлеләр кичүе ГОСТ стандарталарына җавап бирә. Аны күчерү максатка ярашлы түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International