Казан-Оренбург юлында һәлакәт

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
30 декабрьдә 14 сәгать 35 минутта Казан-Оренбург юлының 199нчы километрында КамАЗ автомобилен йөртүче икенче дәрәҗәдәге юлдан Казан-Оренбург трассасына чыкканда автобуска юл бирмәгән. 12 пассажир утырган автобус Казан-Әлмәт маршруты белән барган. ДТП нәтиҗәсендә 9 пассажир тән җәрәхәтләре алган. Шуларның берсе хастаханәгә салынган, калганнары өйләренә кайтарып җибәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International