Мәгариф идарәсенең хисап җыелышы булды

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Яңа ел алдыннан Балалар-яшьләр иҗаты үзәге базасында Мәгариф идарәсенең 2014 ел йомгаклары буенча хисап җыелышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, мәгариф идарәсенең белгечләре һәм методистлары катнашты.

Җыелышта Әлмәт районы мәгариф системасының 2014 елгы эш йомгаклары хәбәр ителде, 2015 елга бурычлар билгеләнде. Мәгариф идарәсе башлыгы Рафаэль Ганиев мәгариф хезмәткәрләренә 2014 елда ирешкән уңышлары өчен рәхмәт әйтте. Аеруча уңышлы эшләгән җитәкчеләргә дипломнар, сертификатлар, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International