Православие дине тотучыларга бүләк

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
28 декабрьдә изге Сергий Радонежский хөрмәтенә төзелгән часовняны ачу булды. Чарада район башкарма комитетының авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушин һәм “Татнефть” ААҖнең капиталь төзелеш идарәсе башлыгы Евгений Смыков катнашты. Часовняны Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий изгеләндерде.

Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән православныйларны төзелешнең тәмамлануы белән Алексей Грушин котлады, ул “Татнефть” компаниясенә часовня төзүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйтте.

Чара ахырында владыка Мефодий шәрәфле кунакларга изге Сергий Радонежский сурәте төшкән истәлекле медальоннар тапшырды. Часовня Әлмәттә Казан кафедраль соборы территориясендә епархия идарәсе каршында урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International