Татарстан укучыларының кышкы каникуллары башланды

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Каникуллар 2 атна дәвам итә һәм 11 гыйнварда тәмамлана, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Кышкы каникулларда балалар белән ата-аналар да ял итә ала. Республикада 1-11 гыйнвар ял көннәре дип игълан ителде.

Искәртеп узабыз: тармак министрлыгы 2014-2015 елларда балаларның оештырылган ялын тәэмин итү һәм ата-аналар үтенече буенча каникулларның бердәм срогын тәкъдим итте. Закон нигезендә каникуллар свакыты турындагы карарны аерым мәктәп администрациясе үзе хәл итәргә хокуклы, әмма күпчелек ата-аналар фикере буенча републиканың барлык мәктәпләрендә каникуллар берьюлы булу балалар һәм өлкәннәр өчен дә уңайлы.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International