«Татнефть» валютаны җыеп бармый – Наил Маганов

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
«Татнефть» генераль директоры Наил Маганов Әлмәттә матбугат конференциясендә валюта базарындагы хәлне шәрехләде. Ул, нефть компаниясе валюта табышының бер өлешен Россиядә сатып рубль курсын ныгытуга үз өлешен кертә, дип белдерде.
Фаразларга караганда, 2014 елда “Татнефть” ААҖнең валюта кереме 13,4 млрд. доллар чамасы тәшкил итә, дип сөйләде Наил Маганов. Аның сүзләренә караганда, компания якынча шул кадәр саткан да.

17 декабрьдә РФ Хөкүмәте компания-экспортерларга валютаны, бигрәк тә быел октябрьдән соң җыелганны ритмик рәвештә сатарга тәкъдим иткәч, “Татнефть” 400 млн доллар сатты һәм бу акчаны производствога юнәлдерде. “Без валютаны тоткарламыйбыз, безгә беркем дә аерым шартлар куймады һәм 31 декабрьдә барлык планнар буенча сату булачак, - дип аңлатма бирде Н.Маганов. – Без базарга чыкмыйбыз, ә валютаны Үзәк банкта тулы вәкаләтле вәкиллек аша яхшы проценттан – LIBOR + 0,5 (0.75 процент ставкасы буенча) алу мөмкинлеге бар”. Аның сүзләренә караганда, “үз счетларыбызда килеп торган валютаны җыйсак, беркайчан да нормаль эшчәнлек алып бара алмыйбыз”. Ул шулай ук, 2015 елның беренче кварталында “Татнефть” займнар алырга җыенмый, дип белдерде.

Генераль директор журналистның, үз акчаларыгызны нишләттегез, дигән соравына: “Долларга алмаштырмадым, андый сикерешләр өчен объектив күрсәтмәләр булмады, ә валюта шаукымы - сатучылар провокациясе нәтиҗәсе”, - дип белдерде.

“Без үз коллективларыбызны тынычландырдык, без илгә күпме валюта керткәнне, күпме сарыф иткәнне, илдә уңай түләү балансы булуын беләбез”, - диде Наил Маганов.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фотосурәт topof.ru сайтыннан алынды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International