Кол Шәриф музеенда каллиграф Рамил Насыйбуллов күргәзмәсе ачылды

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Ислам мәдәнияте музеенда каллиграф Рамил Насыйбулловның шәхси күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмәне ачу тантанасында мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр катнашты.

Рамил Насыйбуллов Татарстанның хаттат осталыгын үзләштергән һәм башкаларга да бу һөнәрне өйрәтергә рөхсәте – иҗазәте булган бердән-бер яшь каллиграфы.

Күргәзмәдә хаттатның 20 эше урын алган. Алар арасында шамаилләр, тугралар бар.

Шунысын да әйтергә кирәк, хаттатның һәр эше каллиграфиянең классик таләпләренә туры китерелеп башкарылган. Ягъни, аның һәр төшергән хәрефе математик хисапларга нигезләнгән. Рамил әфәнденең иҗаты татар каллиграфиясен яңа профессиональ баскычка күтәрә.

Каллиграф мөгаллимлек эше белән дә актив шөгыльләнә. Ул 2010 елда РИУда республикадагы бердән-бер Гарәп каллиграфиясе үзәген оештырды.

Татар хаттаты эшләре Төркия, Германия, Индонезия, Тайланд, Америка, Канада һәм башка күп илләрдә шәхси киоллекцияләрдә урын алды.

Күргәзмә һәр көнне сәгать 9.00дән 18. 00гә кадәр эшли.

Кол Шәриф мәчетенә, күргәзмәгә рәхим итегез!

Тел.: 8(903)342-69-26, (843) 5678125

Чыганак: http://dumrt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International