Мәҗит Салихов физик мөмкинлекләре чикле балаларны тәбрикләде

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Яңа ел – тылсым вә могҗизалар була торган вакыт. Аны аеруча балалар сабырсызланып көтә. Бүген тылсым физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар ишеген шакыды. Кыш бабай һәм Кар кызы 8 яшьлек Владимир Яшинны котларга килде. Ул сигезенче төрдәге 19нчы мәктәпнең 2нче сыйныфында укый. Владимирның хыялы сенсорлы телефон иде. Мәгълүм ки, хыяллар Яңа ел алдыннан тормышка аша. Күптән көткән әйберсен һәм тәм-төмле пакетны Владимирга район башлыгы Мәҗит Салихов тапшырды. Ул Володяга ныклы сәламәтлек, хыяллары чынга ашуын теләде.

10 яшьлек Эльдар Гайнетдинов Кыш бабайга һәм башка кунакларга шигырь әзерләп куйган иде. Ул 17нче мәктәптә 3нче сыйныфта укый. Бүген аңа Мәҗит Салихов тәмле пакет һәм күптәнге хыялы булган планшет тапшырды. Кунаклар Эльдар белән бергә чыршы тирәсендә әйләнделәр, Яңа ел җырлары җырладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International