Мәҗит Салихов сугыш ветеранын котлады

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Бүген Сетрукова Мария Степановнага 98 яшь тулган көн. Шул уңай белән аны котларга район башлыгы Мәҗит Салихов килде. Ул ветеранга район башлыгыннан котлау открыткасы, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Ветеранны котларга АГИМС ректоры Ильяс Сәлахов, ветераннар советы вәкилләре дә килгән иде.

Мария Степановна 1925 елның 30 декабрендә Кузайкино авылында туган. Фронтка ул 1943 елда үзе теләп китә. Волхов фронтында аерым геодезия отрядында рядовой булып хезмәт итә. Бер заданиене үтәгән чакта контузия ала.

1943 елда, Волхов юнәлешендә һөҗүм башлангач, Новгород шәһәрен азат итүдә катнаша. 1945 елның маен Мария Степановна Балтик буенда каршылый. Ветеранның 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Ленинградны саклаган өчен” медале, юбилей бүләкләре бар.

Сугыштан соң Мария Степановна Кузайкино авылында укытучы булып эшли. 1953 елда Әлмәткә күчеп килә. Башта 10нчы мәктәптә укыта, аннары Әлмәт сәүдә техникумына тарих укытучысы булып күчә. Шуннан пенсиягә дә чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International