“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Мин К. Цеткин урамында авария хәлендәге 61нче йортта яшим. 2014 елның 28 октябрендә райбашкарма җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов белән торак бинаны сату турында договор төзедем, ул декабрь башында Росреестрда теркәлде. Торак бүлегендә миңа документларның Казанда ГЖФда икәнен әйттеләр, ә аннан һаман җавап юк. Сату договоры 31 декабрьгә кадәр генә гамәлдә, мин шуннан соң ГЖФга кереп квартир ала алмыйм буламени? Шушы хәлне аңлатыгыз әле.

Җавап: 29 декабрьгә кадәр квартираны сатып алган акча Сезнең Ак Барс банкта ачкан исәбегезгә күчерелгән. Социаль ипотека буенча квартир алу өчен кирәкле документлар ТР президенты каршындагы торак фондына (ГЖФ) җибәрелгән. Документларыгыз фондта тикшерелгәннән соң Сезне ниятләр турында килешү төзү өчен Фондка чакырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International