Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында һәлакәт

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Татарстанның Зәй районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч кешенең гомере өзелгән һәм тагын бер кеше хастаханәгә озатылган.

Һәлакәт кичә 18.45 сәгатьтә Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 18 км да булган. «ВАЗ-2105» автомобиле белән идарә итүче 61 яшьлек ир-ат куркынычсызлык тизлеген һәм ян-як интервалын сакламаган. Шулай итеп каршы килүче Mercedes-Benz йөк машинасына бәрелгән.
Машина йөртүче һәм аның 82, 58 яшьлек пассажирлары алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәте урыныннан 12 яшьлек пассажир хастаханәгә озатылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International