Хәмер кулланган әлмәтлеләр төнне “Визит”та уздырган

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы Дамир Гарипов әйтүенчә, узган атнада шәһәр һәм район юлларында исерек килеш руль артына утырган 24 шофер тоткарланган.

“Визит”ка хәмер кулланган 36 кеше китерелгән. Шулай ук җәмәгать урыннарында алкогольле эчемлекләр эчкән өчен 78 кешегә карата беркетмә төзелгән. Ярамаган урыннарда тәмәке тарткан 8 кешегә дә штраф салынган. Атна дәвамында балигъ булмаганнарга исерткеч эчемлекләр сатуның 6 очрагы ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International