Иделдә туристлар югала язган

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Татарстанда квадроциклларда Идел өстенә чыгып киткән туристларның торак пункттан ике чакрым ераклыкта ягулыклары беткән.

Кичә кичке алтыда ике ир-ат коткаручылар хезмәтенә Кама Тамагы районында Иделдә адашулары турында хәбәр итәләр. Коткаручылар аларга якындагы торак пунктка ничек барырга кирәклеген өйрәтә. Тик аларның барып җитәргә квадроциклларында ягулык җитми. МЧС коткаручысы аларны кар машинасында барып ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International