Банк карталарыннан акча урлаучы тотылган

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
32 яшьлек Ижау кешесе банкоматларга скимминг җайланмасы куеп, Чаллыда 7 кешенең банк карталарыннан акча урлаган.

Ул җинаятьчел гамәлен ныклап әзерләгән. Банкомат клавиатурасы өстенә видеокамера әмәлләп, пластик карта хуҗаларының ПИН-кодларын яздырып алган. Банк карталарының реквизитларын кулына төшереп, ялган карталар ясаган һәм “корбан”нарының хисабыннан акча алган. Шулай итеп, ул кесәсен 66 мең 300 сумга тулыландыра. Ләкин полиция хезмәткәрләре аның эзенә төшә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International