Әлмәт районында ДНС янган

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Шимбә көнне якынча кичке тугызларда Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы янында урнашкан ДНС (дожимная насосная станция) яна башлый.

Нефть объекты тәүлектән артык яна. Якшәмбе көнне станция янудан туктый. Әлегә бу янгынның нидән килеп чыгуы билгеле түгел. Тикшерү эшләре бара. Әлегә бу хакта рәсми хәбәрләр дә юк. Тулырак мәгълүматны соңрак хәбәр итәрбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International