Әлмәттән Элина Галиева кызыксындыру призы иясе

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
«Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» үткәргән «Иң культуралы әни» иҗади ярышына йомгак ясалды.

Бәйгегә бер ай эчендә 500 дән артык эссе кергән. Татарстанның төрле почмакларыннан балалар үзләренең талантлы, матур һәм культуралы әниләре, бергәләп мәдәни чараларга йөрүләре турында сөйләгәннәр. Төп приз – «Татармультфильм» берләшмәсенең художество-анимацион басмалары комплексы Бөгелмәдән Елизавета Ивкинага эләкте. Тагын унбиш авторга кызыксындыру призлары бирелгән. Алар арасында Әлмәттән Элина Галиева да бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International