Абыйсы энесенә пычак белән кадаган

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Татарстанның Чистай районында 51 яшьлек ир-ат 47 яшьлек энесенә пычак белән ташлана.

Ул хәзер кулга алынган. Олы Талкыш авылыннан низаг хакында хәбәр килгәч тә полиция хезмәткәрләре ярдәмгә ашыга. Ачыкланганча, бер өйдә яшәүче туганнар спиртлы эчемлек кулланганнан соң ачуланышып китә һәм абыйсы энесенә пычак белән кадый. Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре туганына зыян салучыны тоткарлый, боты яраланган ир-атны хастаханәгә озата.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International