Ике урында боз юллары эшли башлады

2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Мамадыш районындагы Кама аша кичү 1150 метр тәшкил итә. Боз өстеннән 1,5 тонна авырлыкка кадәрге машиналарга гына узарга рөхсәт ителә. Алабуга районындагы кичүнең озынлыгы кимрәк – 700 метр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боз өстеннән чыкканда кагыйдәләрне төгәл үтәргә, машинаның ишеген ачып, куркынычсызлык каешын ычкындырып һәм тизлекне сәгатенә 20 километрдан арттырмыйча барырга кирәклеген искә төшерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International