29 декабрьдә Әлмәт политехника техникумында ел батырларын хөрмәтләү, аларга бүләкләр тапшыру тантанасы булды.
2014 елда Әлмәт көрәшчеләре бик югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Олылар командалары арасында бөтен кубокларга да алар хуҗа булды. Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призга, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы призына республика турнирларында, ТР чемпионатында алар бик күп алтын медальләр яулап алдылар. Татарстан чемпионатыннан Әлмәт батырлары 6 алтын һәм 1 бронза медаль алып кайттылар.
Ә Уфа шәһәрендә үткән Россия чемпионатында безнекеләр 5 алтын медальгә ия булдылар. Әлбәттә, бу уңышларга ирешүдә шәһәр һәм район җитәкчелегенең, район башлыгы Мәҗит Салиховның, шулай ук “Татнефть” АҖ җитәкчелегенең булышлыгы зур роль уйнады.