Кол Шәрифтә тәүлек дәвамында Коръән укый башлыйлар

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
2 гыйнварда татар Коръән-хафизлары Казан үзәгендәге Кол Шәриф мәчетендә Изге китапны тәүлек дәвамында укый башлыйлар. Бу вакыйга республика өчен генә түгел, бөтен Россиягә үзенчәлекле күренеш. Чөнки бездә өзлексез Коръән уку беренче мәртәбә оештырыла.

Кол Шәрифтән ТР МДНнең сайты - dumrt.ru да һәм биредә http://radioazan.ru/quran/ онлайн-трансляция алып бару көтелә.

Татарстан мөселманнары һәр көн мәшһүр Кол Шәриф мәчетеннән Изге китап аятьләре яңгыравы, догалар кылу илебезгә, барча халыкка бәрәкәт алып килсен дип телиләр.

Коръән укый башлау чарасында Татарстан дин әһелләре, мәртәбәле кунаклар катнаша.

Чыганак: http://dumrt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International