Сугыш ветеранының 95 еллыгы

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкия Хафиз кызы Туешева 95 яше тулуны билгеләп үтә. Юбилярны котлап, ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов РФ президенты Владимир Путиннан һәм район башлыгыннан котлау хатлары, шулай ук чәчәкләр һәм җылы юрган тапшырды.

Зәкия апаны котларга шулай ук Әлмәт татар дәүләт драма театрыннан, социаль яклау идарәсеннән һәм ветераннар советыннан да килгәннәр иде.

Зәкия Хафиз кызы 1919 елның 29 декабрендә Самара губернасында Черно-Вершины авылында туган. Авылда 7 сыйныф укыганнан соң, Казан театр училищесына укырга керә, аны 1939 елда тәмамлап чыга. 1941 елда, шәфкать туташлары курсында укып, үз теләге белән фронтка китә. 1942-1945 еларда Зәкия Хафиз кызы Белев шәһәреннән Берлингача сугышчан юл үтә. 1946 елда демобилизацияләнә.

Сугыштан соң хезмәтен Казан күчмә театрында артист булып дәвам итә. Аннары Мамадыш театрына күчә. Кияүгә чыга, әмма берничә елдан тол кала. 1951 елда ул балалары белән Әлмәткә күчеп килә, Әлмәт театрында эшли башлый. Башта артист була, аннары режиссерлык эшенә күчә. Пенсиягә чыкканчы шул эштә була. Ветеранның 2нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, “Германияне җиңгән өчен”, “Праганы азат иткән өчен” һәм юбилей медальләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International