Соңгы ике айдә әлмәтлеләр күбрәк начар яктыртуга зарланганнар

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Әлмәт районы Татарстан районнары арасында 2014 елда “Халык контроле” мәгълүмати системасында чыккан хәбәрләр саны буенча алдынгы урында тора.

11 айда ТР “Халык контроле” мәгълүмати системасында 20 меңнән артык хәбәр чыккан. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 65%ка артыграк. Шулардан 13,6 меңләп хәбәр хәл ителгән, 4,7се уңаеннан эшләр планлаштырылган. 1,3 хәбәр нигезле рәвештә кире кагылган, 702се каралу стадиясендә. Хәл ителгән мөрәҗәгатьләр саны шулай ук арткан, былтыргы 52 урынына 67% булган.

Әлмәт районында 1125 хәбәр булып, шуның 724е, ягүни 64,4%ы хәл кылынган. 78 хәбәр нигезле рәвештә кире кагылган. Соңгы ике айдә әлмәтлеләр бигрәк тә урамнарның начар яктыртылуы яки бөтенләй яктыртылмавы уңаеннан зарларын белдергәннәр. Шул хакта 30 хәбәр кергән. Шунысын әйтергә кирәк, аларның күбесе инде уңай яктан хәл ителгән яки хәл ителү алдында.

Шулай ук каты көнкүреш калдыкларын төяп озату, юлларның торышы, ишек алды территорияләренең төзеклеге уңаеннан һ.б. мөрәҗәгатьләр бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International