Сугыш ветераны 90 яшен бәйрәм итә

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Бүген ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышы ветераны Зоя Тимофеевна Бударкованы 90 яше тулу белән котлады. Сәламәтлек һәм озын гомер теләп, район башлыгы ветеранга РФ президенты Владимир Путиннан һәм район башлыгыннан котлау хатлары, чәчәкләр һәм җылы юрган тапшырды.

Зоя Тимофеевна Бөгелмәдә туган. Мәктәп тәмамлаганнан соң 1942 елда аны армиягә алалар һәм НКВДның реактив минометлар эшләп чыгара торган объектны саклый торган кызлар полкына җибәрәләр.

Зоя Тимофеевна 1945 елның августында демобилизацияләнә. Бөгелмә халык судында секретарь булып эшли башлый. 1948 елда хәрби хезмәткәргә кияүгә чыга һәм ире белән Ерак Көнчыгышка китә. Анда ул педагогика институтын тәмамлый.

1967 елда Бударковлар гаиләсе Әлмәткә кайта, Зоя Тимофеевна Госстрах системасына экономист булып эшкә керә, пенсиягәчә шунда эшли.
“Японияне җиңгән өчен” медале, юбилей бүләкләре бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International