Мәҗит Салихов: “Без арабызда Сезнең кебек геройлар яшәү белән горурланабыз”

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Бүген ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышы ветераны Гайфуллин Фазулла Гайфулла улын туган көне белән котлады, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Хөрмәтле ветеранны тәбрикләп, Мәҗит Салихов аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. “Без арабызда Сезнең кебек геройлар яшәве белән чын күңелдән горурланабыз, тыныч күк өчен, куйган хезмәтегез өчен Сезгә зур рәхмәт”, - диде район башлыгы.

Фазулла Гайфулла улы 1926 елның 28 декабрендә Зәй районының Кәдек авылында туган, мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда ат караучы булып эшли башлаган. 1943 елда аны армиягә алып Япония чигенә хезмәт итәргә җибәрәләр. Ул зенит артиллериясендә разведчик булып хезмәт итә. Биек сопкаларда дошман самолетларын күзәтеп дежур торалар. Фазулла Гайфуллин 1950 елда гына авылына әйләнеп кайта. 1952 елда ветеран, Әлмәткә күчеп килеп, “Татбурнефть” трестына эшкә урнаша. Электрик һөнәрен үзләштереп, пенсиягә чыкканчы шунда эшли. Ветеранның 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Японияне җиңгән өчен медале”, юбилей бүләкләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International