РФ Хөкүмәте төбәкләргә һөнәри белем бирү өлкәсен модернизацияләү өчен 1 млрд сум бүлеп бирәчәк

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
РФ Хөкүмәте 2015 елда 45 төбәккә һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү программаларын эшләү һәм кертү өчен 1 млрд сум бүлеп бирәчәк, дип хәбәр ителә РФ Министрлар Кабинеты сайтында.

Субсидия “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы кысаларында бирелә.

Бу акча төбәкләрнең һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары базасын ныгыту, яшь белгечләргә төбәк хезмәт базарында ихтыяҗны күтәрү һәм әйдәп баручы эш бирүчеләрне җәлеп итү, субъектлар икътисадының ихтыяҗлы стратегик һәм көндәшлеккә сәләтле урта буын кадрлары һәм белгечләр әзерләү, мәгариф оешмаларының матди-техник базасын ныгыту, андый оешмаларның белгечләрен эшкә урнаштыруга ярдәм итү чараларына сарыф ителәчәк.

Субсидияләр бирелә торган төбәкләр - "Мәгариф” өстенлекле илкүләм проект кысаларында гамәлгә куелучы һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү буенча төбәк программалары конкурсы җиңүчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International