"Алло,"Бердәм Россия" Кыш бабае тыңлый" акциясе үткәрелде

2014 елның 27 декабре, шимбә
25 декабрь көнне “Бердәм Россия” партиясе Әлмәт җирле бүлеге башкарма комитеты, “Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылып, күркәм традициягә әйләнеп киткән «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый» акциясе быел да матур гына үтеп китте.

Җиденче мәртәбә уздырылучы чара кысаларында Кыш бабай белән Кар кызына 4-14 яшькә кадәрге балалар шалтыратты. Сабыйлар Кыш бабайга сәнгатьле итеп матур шигырьләр сөйләделәр, 1-2 куплет җыр да җырладылар. Кыш бабай исә, үз чиратында, балаларга бүләкләр таратты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International