25 декабрь көнне шәһәр паркының “Ассоль” кафесында аутист балалар өчен беренче тапкыр Яңа ел бәйрәме оештырылды. Аутизм – баланың үсеше тоткарлану сәбәпле, сөйләшү, үз-үзен карау, кайгырту күнекмәләренең булмавы буларак характерлана. Шуңа күрә дә аларга гадәти җәмгыятькә керү, кеше арасында яшәү бик авыр.
Кызганычка каршы, әлеге проблема безнең Әлмәт шәһәренә дә бар. Ике ел элек ата–аналар үзләре җыелып “Гадәти булмаган” балалар дип исемләнгән иҗтимагый оешма оештыралар. Әлмәттә әлеге диагноз белән 25 бала исәпләнә. Ошманың җитәкчесе Андрей Сатыбалов сүзләренә караганда, әлеге проблема башкарма комитет, мәгариф идарәсе югарылыгында хәл ителергә тиеш.