Әлмәттә министр урынбасары катнашында киңәшмә үтте

2014 елның 26 декабре, җомга
Әлмәттә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән “Импорт алмаштыру шартларында терлекчелек тармакларын үстерү һәм аларның экономикасын үстерү” темасына киңәшмә булды. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты.

Министр урынбасары үзенең чыгышында 2015 ел башына планлаштырыла торган чаралар турында сөйләде. Гыйнварның беренче ункөнлегендә Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыгында республика семинар-киңәшмәсе, февральдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегиясе булачак.

Бүгенге көндә министрлык терлекчелек буенча еллык хисапларны кабул итә. Нәҗип Хаҗипов терлекчелек буенча 2014 елның башлангыч тәртиптә ясалган йомгакларын бәян итте, терлекчелекнең нәтиҗәлелегенә йогынты ясый торган факторларга тукталды. Ул бигрәк тә сөткә субсидияләр бирү критерийларын кузгатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International