"Татнефть" ААҖнең Директорлар советы утырышында 11 айда бюджет үтәлеше нәтиҗәләрен хакында фикерләштеләр

2014 елның 26 декабре, җомга
Кичә Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Директорлар советында «Татнефть» ААҖнең 2014 елның 11 аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм 2015 елның январь аена һәм беренче кварталга бюджеты расланды.

Утырышта алга таба матди-техник тәэмин ителеш системасын үстерү турындагы доклад буенча фикер алыштылар. 2015 елга төп бурычлар билгеләнде. Бу - корпорацияара сәүдә мәйданчыкларына үтеп керү юлы аша чимал китерүчеләр аудиториясен киңәйтү, чит илдән кертелгән товарларны мөмкин кадәр күбрәк алмаштыру, Россия җитештерүчеләре белән туры элемтәләр урнаштыру һәм башкалар.

«П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖ мисалында кече һәм урта бизнесны үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыру каралды. Хәзерге вакытта предприятие елына 24 мең тонна продукция җитештерә, бу проектта каралганнан 14 %ка артыграк. Соңгы ике елда юеш бүленгән пыяла җепләрен, ровинг тукымаларын, пыяла порошогын җитештерү буенча яңа мәйданчыклар эшләтеп җибәрелде. Җитештерелүче продукция күләмен һәм производство көчен арттыру перспективалары каралды, бу алга таба яңа эш урыннарын булдырырга һәм Россиядәге пыяла җепселләре базарында чит илдән кертелгән продукцияне алыштыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Директорлар советында шулай ук «Татнефть» ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International