Әлмәт көрәшчеләре Зәйдән җиңеп кайттылар

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Әлмәтлеләр Татарстанның спорт остасы Раиф Сәхәбетдиновның 55 яше тулу хөрмәтенә милли көрәш турнирында югары нәтиҗәгә ирештеләр.

21 декабрьдә үткән ярышларда Әлмәт, Түбән Кама, Азнакай, Актаныш, Тукай, Зәй районнарыннан 115 спортчы катнашты. Ярышлар 3 төрле яшьтәгеләр арасында 13 авырлык категориясендә үткәрелде. Әлмәт спортчылары Рубин Рәҗәпов, Артур Роев, Тимур Милютин, Радик Гафуров үз категорияләрендә җиңеп чыктылар, Илнур Гарифуллин икенче урын алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International