Беренче курс студентларының гала-концерты

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Яшьләр үзәгендә беренче курс студентларының «СТУДSTAR – 2014» шәһәр фестиваленең гала-концерты булды.

Гала-концертка сайлап алу турын үткән иң талантлы студентлар – 10 уку йорты вәкилләре җыелган иде. Жюри номерларны музыка, бию һәм театр юнәлешләрендә бәяләде. Сәламләү һәм бүләкләр тапшыру өчен сәхнәгә “Яшьләргә булышлык үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Айрат Хәбиров күтәрелде. Ул бу концерт киләчәктәге казанышлар өчен старт мәйданчыгы булыр дигән ышаныч белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International