«Әлмәт хәбәрләре” гәзите – республика конкурсы лауреаты

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
23 декабрьдә ТР премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үткән елга йомгак ясау өчен журналистлар белән очрашты. Тантаналы чарада “Әлмәт хәбәрләре” гәзитенең баш мөхәррире Ландыш Зарипова да катнашты.

ТР фән һәм мәгариф министрлыгында үткән очрашу кысаларында 2014 елда мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктырту өчен журналистлар эшләренең республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү дә булды.

 Альметьевский вестник» – “Әлмәт хәбәрләре” эшкә иҗади караш, республикада мәгариф һәм фән темасын профессиональ яктыркан өчен министрлыкның рәхмәт хатына лаек булды. Бүләкне баш мөхәррир Ландыш Зарипова алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International