Рәфикъ Мөхәммәтшин: “Әлмәттә республикадагы иң зур мәдрәсәләрнең берсе урнашкан һәм безнең өчен бу уку йортында белем бирү системасының тиешле дәрәҗәдә булуы бик мөһим”

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
23 декабрьдә Әлмәткә эш визиты белән Россия ислам университеты ректоры, ТР мөфтие урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин, ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР президенты департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Ленар Сәлахов һәм ТР диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин килде.

Кунаклар Р.Фәхреддин исемендәге җәмигъ мәчетендә, шунда урнашкан мәдрәсәдә булдылар. Хәлфәләр коллективы белән очрашу вакытында Рәфикъ Мөхәммәтшин диния нәзарәтенең мөселман мәгарифен реформалаштыру эше турында сөйләде. “ТР диния нәзарәтендә хәзер мөселман мәгарифе системасын реформалаштыру бара. Без бердәм стандартлар булдырдык. Әлмәттә республикадагы иң зур мәдрәсәләрнең берсе урнашкан булганлыктан безнең өчен бу уку йортында белем бирү системасының тиешле дәрәҗәдә булуы бик мөһим, - диде ул. – Белем бирү системасы дөньяга караш белән бәйле, ә кешенең дөньяга карашын үзгәртү бик катлаулы”.

Ректор Әлмәт мәдрәсәсендә белем бирү дәрәҗәсенең югары булуын, ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча VII Бөтенроссия олимпиадасында Әлмәт мәдрәсәсе студентларының призлы урыннарга лаек булуын да әйтте. Мәдрәсәнең директоры, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов кунакларны мәдрәсәнең укытучылары һәм үткәрелә торган эшләр белән таныштырды.

Казан кунаклары мәдрәсәнең ир-атлар һәм хатын-кызлар бүлеге шәкертләре белән очраштылар, аларның сорауларына җавап бирделәр.

Эшлекле сәфәр кысаларында кунаклар Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов белән очрашып, райондагы дини вәзгыять турында сөйләште. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан мөфтие исеменнән Мәҗит Салиховка Коръяннең яңа басмасын бүләк итте.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International