Нәтиҗәле хезмәттәшлек үрнәге

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин исеменә “Аек милләт өчен” сәламәт яшәү рәвешен яклау төбәкара иҗтимагый хәрәкәте президиумы рәисеннән Әлмәт районы полиция бүлеге хезмәткәрләре адресына рәхмәт сүзләре белән хат алынды.

Үзенең хатында Валерий Остапец Тимирязев урамындагы бер кибеттә алкоголь продукциясе сату кагыйдәләре бозылу уңаеннан Әлмәт полициясенә мөрәҗәгать итүе турында яза. Полиция бүлеге башлыгы Дамир Гарипов оператив рәвештә чарасын күргән. Полиция хезмәткәрләре профессиональ дәрәҗәдә эш иткәннәр.

Исерткеч эчемлекләрне балигъ булмаган яшьтәге кешеләргә һәм 22.00 сәгатьтән соң саткан өчен хокук бозучыларга салынган штрафлар 93 мең сум тәшкил иткән.

Хатын дәвам итеп, Валерий Остапец “күрелгән чаралар хокук саклау органнары белән гражданнар җәмгыяте вәкилләренең нәтиҗәле хезмәттәшлек итүенә үрнәк булып торырга мөмкин” дип яза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International