Татарстан аграрийлары үз эшләрен оештырырга кредитларны күбрәк ала башлаган
2014 елның 23 декабре, сишәмбе
Татарстан аграрийлары үз эшләрен оештыру өчен кредитларны күбрәк ала башлаган. Быел (мәгълүмат 11 ай буенча) банк кредитларының гомуми күләме 6 миллиард 161 миллион сум тәшкил иткән, бу 2013 елдагыдан күбрәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
Әйтик, Нурлат районында шәхси хуҗалык ияләре үз бизнесларын ачуга 589 миллион сум кредит алган. Кукмара районында сөт һәм ит җитештерүне җәелдерүгә 369 миллион сум кредит алсалар, Балтач районында - 364 миллион сум.
Саба районында яшәүчеләргә 267 миллион сум күләмендә банк кредиты бирелгән, ул акчалар мал-туар абзарлары төзүгә тотылган. Арча районы кешеләре аграр бизнес оештырырга банктан 254 миллион сум бурыч алган.
Шул ук вакытта, Баулы, Лниногорск, Менделеевск, Тукай районнарында алынган кредит күләме чагыштырмача аз - 17 миллион сумнан 31 миллионга кадәр генә.