Казан-Оренбург юлында авария

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
23 декабрь көнне 8.10 сәгатьтә Казан-Оренбург юлының 271 километрында HIGERKLQ6109Q автобусын йөртүче,юл йөрү кагыйдәләрен бозып, шул ук полосадан баручы ГАЗ 330232 автомобилен уза башлый. Ә ГАЗ автомобиле борылу сигналын кабызып сулга борыла башлаган була. Нәтиҗәдә машиналар бәрелешә, икесе дә каршы яктагы кюветка барып төшә.

Авария нәтиҗәсендә автобусның 4 пассажиры һәм ГАЗ автомобиленең шоферы тән җәрәхәтләре белән медсанчастька китерелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International