Район башлыгы сугыш ветеранын котлады

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтвазыйх Фатиховны туганнары-якыннары белән бергә район башлыгы Мәҗит Салихов та котлады, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды, сәламәтлек, озын гомер теләде.

Мөхәммәтвазыйх Фатихов 1925 елның 23 декабрендә Апас районында крестьян гаиләсендә туган. Сугыш башлангач, аны үз ишләре белән Казанга патрон заводында эшләргә җибәрәләр. Заводта ул 1943 елга кадәр эшли, шул елның язында армиягә алына. Башта Шуя шәһәрендә сугыш эшенә өйрәнә, аннары Белоруссия фронтына эләгә. Яраланып госпитальдә ятып чыкканнан соң чик буе гаскәрләре сафында хезмәт итә, Берлингача барып җитә. Германиядә 1946 елга кадәр була, аннары хезмәтен Көнбатыш Украинада дәвам итә. 1950 елда гына демобилизацияләнә.

Сугыштан соң фронтовик Мәскәүдә төзелештә эшли. Аннары Мөхәммәтвазыйх Фатихов вербовка белән Урал ягына китә, озак еллар шахтада эшли, руда чыгара.

Хатыны үлгәннән соң 2006 елда Әлмәткә кызы янына күченә.

Ветеранның күп санлы бүләкләре арасында 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Берлинны алган өчен” медале һ.б. бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International