Гомуми практика врачы офисы ачылды

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
23 декабрьдә Әлмәттә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов катнашында “Көнбатыш капка” районында Әминов урамында яңа гомуми практика врачы офисын ачу булды.

Министрлык средстволары исәбенә офис 2 801 214 сумлык җиһазлар белән комплектлаштырылган. 180 000 сумга проект эшләре “Ямашнефть” идарәсе исәбенә башкарылган. 3 600 00 сумлык капиталь ремонт эшләре федераль һәм республика бюджетлары исәбенә эшләнгән. Офис урнашкан квартирларны сатып алуны шәһәр бюджеты күтәргән. Объектның гомуми бәясе 13 миллион сум чамасы.

Ачу тантанасында район башлыгы Мәҗит Салихов гомуми практика врачы офислары ачуның заман рухында булуын ассызыклады. “Шәһәр үсә, безгә яңа микрорайоннарда яшәүчеләр турында уйларга кирәк, - диде ул. – Мондый формат врачлар өчен дә, пациентлар өчен дә уңайлы”.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов яңа объектка югары бәя бирде, Әлмәт районында медицинаның башка районнар белән чагыштырганда бер адым алдарак баруын әйтте. Мондый үзәкләр Әлмәттә башка Казанда, Чаллыда, Алабугада һәм Түбән Камада гына бар икән.

Чара кысаларында шулай ук Балалар дәваханәсенә реанимобиль ачкычлары тапшыру булды. 5 миллион сумлык автомобиль сәламәтлек саклау министрлыгыннан, ә яңа туган балаларны реанимацияләү һәм ташу җиһазлары (2 миллион сумлык) “СМП-Нефтегаз” компаниясеннән һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаровтан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International