Пулеметчы кызның туган көнендә

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышы ветераны Галия Касыйм кызы Курносованы туган көне белән котлады.

Галия Касыйм кызы 1923 елның 23 декабрендә Кама-Исмәгыйль авылында крестьян гаиләсендә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшләгән, авыл советында салым җыю белән шөгыльләнгән.

1943 елда авылга хәрби комиссариат вәкилләре килә һәм кызларны үз теләкләре белән фронтка китәргә чакыра. 1943 елның маенда башкалар белән бергә Галия дә сугышка китә. Ул Мәскәү янындагы 41нче аерым пулемет полкына эләгә. Аларның бурычы аэродромны дошман һөҗүменнән саклау була.1944 елда полкны Белоруссиягә җибәрәләр, анда алар яралылар төялгән эшелоннарны саклыйлар, сугышларда катнашалар. Кыз 1945 елда туган авылына әйләнеп кайта, почтада эшли башлый, кияүгә чыга.

1948 елда алар Әлмәткә күчеп киләләр. Галия Курносова башта АТХ-10да эшли, аннары тимербетон эшләнмәләр заводына склад мөдире булып күчә. Пенсиягә чыкканчы шул эштә була. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре бар. Ветеранны 91 яше тулу белән ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов та котлады. Ул аңа күрсәткән батырлыклары өчен ихлас рәхмәт сүзләре әйтте, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International