Әлмәтлеләр “Эколидер” һәм “Кеше һәм табигать” конкурсларында җиңүчеләр арасында

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
Казанда “Корстон” комплексында “Эколидер” һәм “Кеше һәм табигать” конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда ТР премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Инде 11нче ел рәттән “Эколидер” конкурсында абсолют җиңүче “Татнефть” ААҖ булды.

“Шәһәр территориясендә мохитне саклау өлкәсендә казанышлар өчен” номинациясендә Әлмәт шәһәре икенче урынга чыкты. Почетлы бүләкне ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов алды.

“Эколидер” конкурсының “Төзү материаллары җитештерү” төркемендә “Баулюкс” ҖЧҖ 3нче урынга лаек табылды. “Электроэнергетика” номинациясендә “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ 3нче булды.

“Мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү” номинациясендә дә әлмәтлеләр өлешсез калмады, Түбән Мактамадагы “Тирәк” балалар бакчасы 3нче урын алды.

“Иң яхшы телесюжет” номинациясендә җиңүче бүләген “Татнефть” ААҖ телестудиясе алды, “Әлмәт хәбәрләре” гәзите редакциясе дә призерлар арасында.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International