Әлмәттә чаңгы сезоны ачылды

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
27 декабрьдә 10.00 сәгатьтә шәһәр паркында 6, 7, 8нче сыйныф укучыларының узышы белән Әлмәттә чаңгы сезоны ачылачак.

Ә 2014-15 елгы чаңгы сезонын ачу тантанасы исә шул ук көнне 15.00 сәгатьтә “Снежинка” базасында була. Анда укучылар белән бергә эшче яшьләр дә чаңгыга басачак, көчләрен сынаячак. Программада бәйрәм концерты һәм сыйлар да бар.

Чарада катнашырга теләге булганнар өчен 28 декабрь көнне “Шифа” сәүдә үзәге яныннан 10.00, 14.00, 17.00 һәм 18.00 сәгатьтә автобуслар китәчәк.

Чаңгы сөючеләргә бу көнне төн уртасына кадәр шуарга була, чаңгы юллары яктыртыла. База эш көнәрендә 11.00 дән 24.00 гә кадәр, ял көннәрендә 9.00 дән 24.00 сәгатькә кадәр эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International