“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович. Безнең гаиләдә 11 яшьлек инвалид бала үсә (күз белән). Ноябрьдә күрү көне үтте. Казанда барлык инвалид балаларга бүләкләр – фотоаппаратлар, кесә телефоннары өләшкәннәр.
Бездә бер балага да бернәрсә дә булмады. Күптән түгел, шушы айда, инвалидлар көне булды. Казанда инвалид балаларга планшетлар, телевизорлар, ноутбуклар таратканнар. Безнең шәһәрдә инвалидларга берни дә тиеш түгел микәнни?

Җавап: Муниципаль бюджет исәбенә инвалид балаларга утренниклар, үзешчән сәнгать фестивальләре, мәдәни-күңел ачу программалары, спорт ярышлары, тематик конкурслар һ.б. оештырыла. Инвалид бала тәрбияләүче фәкыйрь гаиләләргә финанс яклап һәм башкача ярдәм күрсәтү максатында хәйрия акцияләре үткәрелеп тора. 14 яшькә кадәрге инвалид балаларга җирле бюджет исәбенә Яңа ел бүләкләре бирелә.
Инвалид балаларны планшетлар, телевизорлар һәм башка төрле техника белән тәэмин итү муниципаль бюджетта каралмаган. Үткәрелә торга хәйрия акцияләренә кертү өчен гаиләгез турында мәгълүмат бирүгезне сорыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International