“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез. Авылда теркәлгән кешеләргә җир бирәләр дип ишеткән идем. Шулай микән, шуны беләсе килә. Гомумән, миңа тору өчен нинди дә булса мәйдан алырга мөмкинме. Миңа 20 яшь, кайда яшәвемдә ата-аналарымның да, туганнарымның да кайгысы юк. Үзем Рус Акташында теркәлгән, бер-ике айдан аннан да чыгарачаклар, чөнки ата-аналарым йортны саткач мин пропискасыз калам. Түләп торырга да акчам юк, кыйбат, нәрсә эшләргә?

Җавап: 2014 елның 1 гыйнварыннан муниципаль милектәге җир участокларын торгларда сату турында ӘМР советы карары чыкты. Шуның нигезендә торак төзү өчен муниципаль милектәге җир участоклары торглар аша сатып бирелә.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен түбәндәге адреска мөрәҗәгать итәргә була: Әлмәт шәһәре, Тукай проспекты, 9 «А» йорт, 2 нче кат, канцелярия, 4, 5 тәрәзәләр, кабул итү сәгатьләре: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.00 - 17.15
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International