“Су кәҗәсе әкиятләре”

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
20 декабрьдә Балалар-яшьләр иҗаты үзәгенең йөзү бассейнында “Су кәҗәсе әкиятләре” дигән Яңа ел шоу-тамашасы искиткеч күңелле үтте.

Аның инициаторлары бу юлы да спорт-сәламәтләндерү бүлегенең өстәмә белем бирү педагоглары булды. Төп катнашучылар, әлбәттә, йөзү һәвәскәрләре иде. Ярышлар гаиләләр арасында үтте, ә капитаннар мәктәпкәчә яшьтәге балалар булды. Монда хикмәт яшьтә түгел, физик әзерлектә иде. Катнашу өчен төп шарт – сәламәт яшәү рәвеше тарафдары булу яки шуңа әзерләнү.

Иң башлап җиңүче исемен алу өчен гаилә командалары ярышты, алар бишәү иде. ә эстафеталар берсеннән берсе кызыграк булды. Хәер, исемнәре үк әйтеп тора; “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие”, “Ике Тәкә һәм Төлке”, “Коза-дереза”, “Кәҗә бәтие”, “Сарык, Төлке һәм Бүре”, “Бүре һәм Кәҗә”... Күңелле шау-шу, дәртләндерү авазлары бер минутка да тынып тормады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International