Рөстәм Миңнеханов: “Район үзәк китапханәләрендә китап сатуны күптән оештырырга кирәк иде инде”

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
Район үзәк китапханәләрендә китап сатуны күптән оештырырга кирәк иде инде. Районнарда китапларга, аеруча татар китапларына ихтыяҗ зур булуы турындагы сорауга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында журналистлар белән традицион Яңа ел алды очрашуында шулай дип җавап кайтарды.

“Моны күптән эшләргә кирәк иде инде, “юк” дию ул – булдыксыз кешеләр сүзе. Аны да эшли алмасак... Ничек инде китап сатарга мөмкинлек юк?! Китапханәләр буш, шунда киштә куярга да китап сатарга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул әлеге идеяне гамәлгә ашыру өчен, ТР Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка йөкләмә әзерләргә боерды.

Республика башлыгы шулай ук киләсе елга Казанның Бауман урамында яхшы, үрнәк дип атарлык китап кибете булачагына ышандырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International