Антитеррористик комиссия утырышында

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
22 декабрьдә башкарма комитетның кече залында ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов рәислегендә ведомствоара антитеррористик комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Утырышны ачып, М.Гыйрфанов бәйрәм чараларында катнашучылар саны елдан ел арта баруын, шунлыктан кешеләрнең иминлеген тәэмин итү, Яңа ел бәйрәме чорында экстремистик гамәлләргә юл куймау бик мөһим булуын әйтте.

Эчке эшләр бүлеге башлыгы Дамир Гарипов шһәрдәге һәм райондагы оператив обстановка белән таныштырды. Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең бәйрәм көннәрендә көчәйтелгән режимда дежурлык итәсен әйтте. Утырышта шулай ук халык күп җыела торган объектларда янгын курнкынычсызлыгын тәэмин итү, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, үсмерләр клубларында җәмәгать куркынычсызлыган тәэмин итү, ягулык-энергетика объектларының антитеррористик сакланышы турында да җитди сөйләшү булды.

Антитеррористик комиссиянең секретаре Рамис Галимов комиссиянең 2014 елгы эшчәнлеге турында сөйләде, киләсе елга эш планнары белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International