“Конвертлы” эш хакы алучылар үзләрен күп нәрсәдән мәхрүм итә

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссия көчәйтелгән эш режимына күчә. 22 декабрьдән комиссия белән ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов җитәкчелек итә башлады.

Комиссия әгъзалары намуссыз эш бирүчеләрне ачыклау һәм аларга йогынты ясау чаралары планын төзеделәр. Моннан тыш, ӘМР башкарма комитеты каршында рәсмиләштерелмәгән мәшгульлек һәм “соры” эш хакы мәсьәләләре буенча халыкның мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен “кайнар линия” эшли башлады.

Кайнар линиянең телефоны 45-50-09

Эш хакын тулаем яки өлешчә “конвертта” алу эшләүченең үзе өчен файдасыз икәнлеген белеп торырга кирәк. Ул төрле социаль пособиеләрдән, мәсәлән, вакытлыча эш сәләтен югалту, йөклелек, бала табу өчен бирелә торган пособиеләрдән мәхрүм кала. Андый кеше эштән киткәндә файдаланмаган ялы өчен компенсациягә дә тулы күләмендә дәгъва итә алмый, аңа кирәк булганда кредит бирүләре дә бик шикле, алган хәлдә дә проценты зуррак булачак.

Эш хакын конвертта алучы үзен пенсия тупламасыннан да мәхрүм итүен онытмасын, пенсиягә чыгар вакыты җиткәч, үкенсә дә соң булыр.
Альметьевский муниципальный район и город Альметьевск
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International