Профессор-укытучылар составы вәкилләре белән очрашу

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
18 декабрьдә КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы җитәкчелегенең үтенече буенча машина төзү экономикасы кафедрасының профессор-укытучылар составы вәкилләре белән “ТМС групп” ҖЧҖ компаниясенең әйдәр белгечләре очрашуы булды. Филиал җитәкчелегенең бу хакта инициативасы компаниянең директоры Ренат Нугайбеков тарафыннан яклау тапты. Илебез зкономикасының фән белән интеграцияләшүе зарурый ихтыяҗ булып әверелгән заманда мондый очрашуның әһәмияте зур. Җитештерүне оештыруның алдынгы практикасында озак еллар флагман булып, идарә итүдә иң яңа ысулларны кыю кулланучы “ТМС групп” теоретикларның игътибарын күптән үзенә тарта.

“ТМС групп” идарәче компаниясенең сакчыл җитештерү хезмәте җитәкчесе Вячеслав Трофимов очрашуның һәм галимнәрнең компания объектларына баруының программасын төптән уйлап эшләгән иде.

Сакчыл җитештерү хезмәте инженеры Фаил Сәйфуллин, җитештерүне идарә итү үзәге җитәкчесе Реналь Габсәламов, бухучет бүлеге экономисты Ирина Сафиуллина үз темаларын институт галимнәре кызыксынырлык итеп ачтылар, сорауларга төпле җаваплар бирделәр.

“ТМС-БизнесСервис” офисына бару тирән тәэсир калдырды, аның башкарма директоры Илсур Гәрәев үз структураларының компанияләр төркеме системасында, гомуми уңышка ирешүдә тоткан роле турында бик кызыклы итеп сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International