Тиздән мәктәпләрдә кышкы каникул башлана

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
29 декабрьдән Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникул башлана. Ике атна дәвам итеп, ул 11 гыйнварда тәмамлана. 25 декабрьдән республиканың барлык балалар учреждениеләрендә яңа ел тамашалары һәм бәйрәмнәр булачак.

Республика Яңа ел чыршысы 22 декабрьдә "TATNEFT ARENA" спорт сараенда була. Татарстанның төп чыршы бәйрәменә төрле иҗат конкурсларында, фестивальләрдә, олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, шулай ук социаль яктан көйсез гаиләләрдәге балалар җыелачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International