Республика һәм муниципаль район программалары Иҗтимагый совет тарафыннан расланды

2014 елның 20 декабре, шимбә
19 декабрь көнне Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булып узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова катнашты. Көн тәртибе буенча Иҗтимагый советның 2014 ел дәвамында башкарылган эшләре буенча советның рәисе Виталий Аргодяев хисап тотты. Докладтан күренгәнчә, кварталга бер тапкыр уздырыла торган утырышларда милләт һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне җайга салу, миграция сәясәте, мәгариф учреждениеләрендә милли телләрне өйрәнү, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек, патриотик тәрбия, балалар һәм яшьләр белән эшләүне активлаштыру, Мәдәният елы уңаеннан уздырылган чараларга анализ ясау белән бәйле мәсьәләләр тикшерелгән.

Билгеле булганча, Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре башкарма комитеты Иҗтимагый совет белән эшчәнлекне бергә оештыру турындагы килешү нигезендә эшли. Республика һәм муниципаль әһәмитякә ия программалар шулай ук Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан тикшерелгәннән соң гына кабул ителә. Килешү һәм программалар буенча утырышта Әлмәт муниципаль

районы башкарма комитетының хокук идарәсе җитәкчесе Фәридә Шәйхулова, район башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев, район башлыгы ярдәмчесе Рамис Галимов, “Светсервиз” МУП директоры Ринат Азизов чыгыш ясадылар. Алар төрле программаларга тукталып, төп эш юнәлешләре , бирелгән суммаларга басым ясады.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International